Кызыл карлыган (кызылгат, гади карлыган, бакча карлыганы; лат. Ribes rubrum) — крыжовниклар гаиләлегеннән кече куаклык.
Ак карлыган шулай ук йортлаштырылган кызыл карлыган булып тора. Гәрчә ул кызыл карлыганның татлырак һәм альбинос варианты булса да, ул аерым ботаник төр түгел[8].
Карлыган куакларына тулы кояш яктысына караганда уртача кояш яктысы ярый, һәм күпчелек туфрак төрләрендә үсә ала. Алар чагыштармача әз карау сорый торган үсемлекләргә керә һәм бакчаны бизәү өчен дә кулланырга мөмкин.
Франциядә чыгарылган сорт. Уңышны күп бирә, кышка чыдам, гөмбәчек авыруларына бирешми, үзеннән серкәләнеп уңыш бирә. Карлыганнары соң өлгерә. Куагы биек, куәтле, яшь чагында туры торучан, картая төшкәч бераз җәенке. Яшь ботаклары аксыл-коңгырт төстә. Яфраклары эре түгел, карасу яшел, кабыкчалы, очлы, вак җыерчыклы. Карлыганнары уртачадан кечерәк зурлыкта, кызыл төстә, йомры яки армут сыман формалы. Кабыкчасы үтә күренмәле. Тәме әчкелтем.
Өстенлекләре: уңышы зур, кышка чыдам. Кимчелекләре: карлыганы вак, тәме уртача.
Америкада чыгарылган сорт. Уңышы бик зур (бер куактан 10 килограммга кадәр), суыкка чыдам, карлыганнары эре һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Куагы уртача зурлыкта, җәенке, яшь ботаклары аксыл коңгырт. Яфраклары киң, кабыкчалы, җыерчыклы, тонык төстә, урта сеңерчәсе буенча бөгелгән. Карлыганнары эре (уртача авырлыгы 0,8–0,9 г), йомры, кызыл, үтә күренмәле.
Өстенлекләре: уңышы мул, карлыганнары эре һәм тәмле. Кимчелеге: агротехникага таләпчән.
Кызыл карлыган (кызылгат, гади карлыган, бакча карлыганы; лат. Ribes rubrum) — крыжовниклар гаиләлегеннән кече куаклык.