Кече чебен чыпчыгы (лат. Ficedula parva) — чыпчыклар отрядындагы кош.
Чыпчыктан шактый ким. Күбрәк ялгыз йөри. Агачның түбән ботакларына канатларын төшереп, койрыгын күтәреп утыра. Вакыт-вакыт оча бәя, һавадагы бөҗәкләрне тотып ала. Сырт ягы көрәнсу соры. Гәүдәсенең ас ягы ак. Кара койрыгының ике ягыннан киң генә ак сызыклар үтә. Ата кошның тамагы һәм түшенең югарыга өлеше җирән. Башка чебен чыпчыкларыннан соры сырты, киң юл койрыгы белән аерыла.
Тавышы тонык кына: «си-ли-си-ли» яки яхшы ишетерлек тырылдый: «тррр».
Юан агачлы куе урманнарда яши. Очып йөрүче бөҗәкләр белән туклана. Күчмә кош. Киң генә таралган. Агач куышларында яки ботаклар арасында оялый. Кызгылт соры тимгелле 5-6 бөртек алсу сары яки яшькелт ак сары йомырка сала. Зарарлы бөҗәкләрне тотып файда китерә.